Мәскәү мэры Сергей Собянин коронавирус таралган илләрдән Мәскәүгә килүчеләрне изоляцияләү режимына карата болай дип белдерде: “Коронавирус эпидемиясенә тарыган илләрдән Мәскәүгә килүче гражданнарны изоляцияләү дискриминация түгел һәм ул бөтенесенә дә, шул исәптән Кытай гражданнарына да, кагыла. Азия һәм Европаның кайбер дәүләтләрендә вирус таралуы буенча кискен хәл тууы шартларында мәскәүлеләр һәм башкала кунакларының сәламәтлеген саклау —Мәскәү хөкүмәтенең беренче чираттагы бурычы. Шуңа бәйле рәвештә кабул ителгән дөньякүләм практикасына ярашлы, коронавирус инфекциясе таралуына юл куймау буенча шәһәрдә чаралар кабул ителә”.