Кардиоүзәктә 5 сәгать дәвамында берьюлы ике операция ясаганнар. Бу уникаль очрак. Республика кардиология диспансерының баш табибы сүзләре буенча, Зарина К. исемле пациенткада – тумыштан йөрәк авыруы. 13 ел элек ул малай тапкан һәм икенче бала табарга базнат иткән.
“Йөклелек катлаулы узды, өстәмә авырулары да килеп чыкты. Ана һәм туачак сабый гомеренә куркыныч янады. Бәбине тудырганчы пациентка кардиологлар һәм кардиохирругларның җентекле күзәтүе астында булды. Йөклелекнең 29нчы атнасында булачак ананың хәле кискенләште. Консилиумда берьюлы ике операция ясарга дигән карар кабул ителде”, – дип сөйли кардиология диспансерының баш табибы Ирина Николаева.