Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
1 февраль 2020, 18:47

Котырынган ата йөкле табибка ташланган

Бу коточкыч хәлләрне социаль челтәрләрдә сәламәтлек саклау министры Максим Забелин язып чыкты.

ТКның БР буенча идарәсенең Нефтекамадагы районара тикшерү бүлегендә йөкле табибка һөҗүм итү вакыйгасын өйрәнәләр.

Вакыйга 31 гыйнвар көнне Нефтекама дәваханәсендә теркәлә. Беренчел мәгълүматлар буенча, кичектергесез ярдәм кабинетына баласын алып керүдән баш тарткан ир хатынга ташлана һәм эш урынында аны кыйный. Шаһитлар сүзләре буенча, ир табибны кабинеттан чәченнән сөйрәп алып чыга. Кыйнаудан һәм кичергән стресстан табиб һушын югалта. Әле ул хастаханәдә ята. Аның туачак баласы гомере дә куркыныч астында дип хәбәр итәләр мәгълүмат чаралары.
“Әлеге вакытта тикшерүчеләр алдында вакыйга урынын карау, шаһитларны сораштыру, табибның сәламәтлегенә салынган зыянны бәяләр өчен суд-медицина экспертизасын билгеләү бурычы тора. Эш барышында һөҗүм итүченең кылыгына хокукый бәя биреләчәк”, - диләр ТКның БР буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә.
Хәтерегезгә төшерәбез, бу коточкыч хәлләрне социаль челтәрләрдә сәламәтлек саклау министры Максим Забелин язып чыкты. Чәчләр үрә торырлык вакыйгалар Иглин район үзәк дәваханәсендә дә күзәтелгән. Анда шаһитлар аяксыз пациентның идәннән шуышып йөрүен, тагы бер авыруның нибары идәнгә җәелгән матраста ятуын төшереп алган.
Читайте нас: