Сәламәтлек
21 Декабря 2019, 22:45

“Янган-тау” шифаханәсендә стафилококк тапканнар

Республиканың контроль-исәп палатасы шифаханә эшчәнлегенең аудит нәтиҗәләрен раслады.

Добавить в предпочтительные источники Google
“Янган-тау” шифаханәсенең ашханәсендә һәм су тутыру пунктында 2019 ел дәвамында кеше сәламәтлегенә зарарлы бактерияләр табылган.
Республиканың контроль-исәп палатасы предприятие эшчәнлегенең аудит нәтиҗәләрен раслады. Тикшерүләр нәтиҗәсендә Роспотребнадзор инспекторлары тарафыннан санитар нормаларны әллә ничә тапкыр бозу очраклары ачыкланган.
Кефир, йомшак сыр, майсызландырылган эремчек, витаминлы салат өлгеләрендә колиформа (кишечная палочка) төркеме бактерияләре һәм алтынсу стафилококк табылган.
Шулай ук кухняда сөт ризыклары савытларын эшкәрткәндә кулланыла торган сыекчаның срогы чыккан булган.
“Кургазак” минераль суының өлгеләрен тикшерү нәтиҗәсендә 2019 елның 1 гыйнварында, 30 апрелендә, 9 июльдә, 20 июльдә синегнойная палочка табылган. Ә шушы көннәрдә тутырылып сатуга чыгарылган су арытаба 2,3 миллион сумга реализацияләнгән.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, Роспотребнадзор 1 юридик шәхес һәм 5 хезмәткәргә карата административ эш ачкан.
Читайте нас