Соңгы елларда дистәләрчә медик эштән киткән. Ашыгыч ярдәм хезмәтендә табиблар, нибары - 64,7 процент, фельдшерлар - 67,7процент тәшкил итә. Рәсми статистикага карасаң, табиблар ашыгыч ярдәмнән тулы бер бригадалар белән китәләр. Ике ел эчендә әлеге хезмәтнең барлык бүлекчәләрендә һәм филиалларында персоналның кимүе 14,6 процент яки 43 кеше тәшкил иткән. Мисал өчен, 2016 елда Уфада ашыгыч ярдәмдә 712 кеше эшләгән, 2017 елда алар 651 булган, 2018 елда - 626, ә 2019 елга нибары 608 кеше калган. Мәсәлән, быел гына ашыгыч ярдәм хезмәтен 109 медик ташлап киткән, шушы ук чорда бары 75 табиб кына эшкә урнашкан. Ягъни, бер ел эчендә станция 34 хезмәткәрен югалткан.