Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
3 декабрь 2019, 17:15

Кура җиләге кайнатмасы салкын тигәндә ярдәм итәме?

Кечкенәдән безне салкын тиюдән кура җиләге кайнатмасы белән дәвалыйлар иде.

Кечкенәдән безне салкын тиюдән кура җиләге кайнатмасы белән дәвалыйлар иде.
Фармацевтика фәннәре кандидаты, фитохимия буенча белгеч Игорь Сокольский: “Салкын тигәндә кура җиләге кайнатмасының файдасы юк диярлек.”- ди.
“Киптерелгән кура җиләгендә биологик актив матдәләр кура җиләге кайнатмасына һәм 90%ка судан торган яңа кура җиләгенә караганда күпкә югарырак. Бер стакан киптерелгән кура җиләгендә 0,5 килограмм кайнатмадагы кебек үк файдалы матдәләр бар. Шикәр микъдары югары булуын исәпкә алсак, кура җиләге кайнатмасының файдасы бик аз булачак.
Өстәвенә, киптерелгән кура җиләге төнәтмәсеннән бернинди өстәмә эффект та юк һәм ул хәтта шикәр авыруы булган пациентларга да киңәш ителгән.”
Читайте нас: