Сәламәтлек
26 Ноября 2019, 17:19

Бу 5 әйберне белгән кешегә яман шеш ябышмас, дип ышандыралар онкологлар

Моны һәркем белергә тиеш.

title
Яман шеш барлыкка килүнең сәбәпләре күп, ләкин кеше, үзе тырышып, аларның бишесен булдырмаска яки урап үтәргә мөмкин, ди белгечләр. Немец онкологлары менә нәрсәләрдән сакланырга куша:

Беренчесе - артык гәүдә авырлыгыннан. Гадәттә, тулы гәүдәле хатын-кызларның күбесе үзләренең зур “формалары” белән горурлана, кайберләре хәтта модель булып, акча эшләүгә дә ирешәләр. Әмма артык тазару онкология китереп чыгарырга мөмкин икәнен онытмаска кирәк.

Симерү тәндәге барлык органнарның ялкынсынуына китерә. Бу үз чиратында яман шеш китереп чыгара дип исбат итә галимнәр.

Яман шешне тикшерү буенча Халыкара агентлык артык масса эчәкләр, бавыр, бөер, үт куыгы, бәвел системасында һәм башка әгъзаларда 13 төрле яман шеш китереп чыгарырга мөмкин, дип белдергән. Симерүдән сакланганнарга бу авыруның килеп чыгу куркынычы азрак.

Икенче сәбәбе күпмедер дәрәҗәдә беренчесе белән бәйле - бу туклану. Яман шешнең һәр өченче очрагы дөрес тукланмау аркасында килеп чыгуы да мәгълүм. Бу куркыныч чирдән ерак тору өчен артык күп сөт эчмәскә, майлы ризыкларның һәм тәм-томнарның чамасын белергә кирәк. Шулай ук, ничек кенә гаҗәеп тоелмасын, рационда билгеле бер яшелчәләрнең һәм җиләк-җимешнең чамадан тыш күп булуы да рак китереп чыгарырга мөмкин икән.
Кыздырылган яки эшкәртелгән итне күп һәм еш ашау да шеш барлыкка китерүче факторларның берсе була ала.
Өченче сәбәп - исерткеч эчемлекләр. Алкоголь эчемлекләр организмда таралганда ацетальдегид бүленеп чыга. Аннары ул башка молекулалар белән кушылгач, тукымада мутация барлыкка килергә мөмкин. Алкогольне артык куллану аркасында еш кына авыз куышлыгы, ашказаны, бавыр, туры эчәк һәм күкрәк онкологиясе барлыкка килә. Шул сәбәпле Германиянең туклану җәмгыятендә көненә 20 граммнан да артык алкоголь эчемлекләр эчәргә киңәш итмиләр, дип яза “Медикфорум”.

Дүртенче сәбәбе - тәмәке тарту. Ул организм өчен бик зыянлы. Белгечләр бу алама гадәттән котылырга һәм башкача авызга да алмаска киңәш итә.

Бишенче фактор - вируслар. Алар кешедә яман шеш авыруы китереп чыгарырга мөмкин. Германиянең онкология тикшеренү үзәге мәгълүматлары буенча, онкологияне папиллома вирусы, күзәнәк полиомы, ВИЧ һәм башка авырулар китереп чыгарырга мөмкин.


Шулай итеп, яман шештән күпмедер дәрәҗәдә сакланып була - моның өчен чирләргә каршы үз вакытында вакцинация эшләтеп торырга һәм яман гадәтләрдән азат булырга кирәк. Сәламәт булыгыз, дуслар!

Читайте нас