Австралия диетологы Сьюзи Барелл иртәнге ашка нинди ризыклар ашарга кирәкмәвен сөйләде. Аның киңәшләрен 7news китерә.
Белгеч фикеренчә, иртәнге аш өчен пита туры килми: бу көлчәләрдә кандагы шикәр микъдарын арттыра торган углеводлар күп. Мәсәлән, 100 грамм пита көлчәсендә 60-80 грамм углевод бар.
Иртәнге ашның тагы бер уңышсыз варианты – татлы кетердәп торган кисәкләр (хлопья). “Аларда азык тукымалары бик аз һәм бу хлопья кешене озак вакытка туйдыра алмыйлар”, - дип аңлата Барелл. Татлы кетердәп торган кисәкләр (хлопья) аеруча балалар өчен зыянлы, шул рәвешле алар иртә белән татлы ризыклар ашарга күнегә.
Диетолог иртәнге ашка гранола (йорт шартларында духовкада пешерелгән мюсли) яисә шул ук кетердәп торган кисәкләр (әмма татлы түгел) ашарга киңәш итә. Аларга җиләкләр, я булмаса бал өстәргә була. Йомырка тәбәсе, яшелчәләр һәм бекон белән киптерелгән ипи (тост) ашарга була. Беконны бөртекле ипи белән ашау шарт, чөнки ул бик майлы.