Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
14 ноябрь 2019, 11:55

Баш мие яман шешенең көтелмәгән билгеләре

Күп авырулар чир симптомнарын башка билгеләр белән бутый, диләр медиклар.

Британиянең медицина белгечләре җентекле тикшеренүләрдән соң баш мие яман шешенең кайсыбер көтелмәгән билгеләрен атаган, күп пациентлар аларны җиңел генә организмның картаюы билгеләре белән бутый.
Фәнни эш үткәрү вакытында белгечләр баш мие яман шеше белән авырган пациентларның халәтен диагнозлары куелганчы булган хәл-торышлары белән чагыштырган.
Һәм менә нәрсә ачыкланган. Күп кешеләр онкологиянең иртә симптомнарын организмның табигый картаюы дип кабул иткән, шуңа ул билгеләрне әллә ни игътибарга да алмаган.
Мисал өчен, табибларга мөрәҗәгать итәр алдыннан, пациентлар кисәк кенә хәтерләре белән проблема килеп тууын, сөйләмнең аңлашылмый башлавын, йөргәндә хәрәкәтләрнең бозылуын да искә алганнар.
Күп пациентларның күрү сәләте дә начарайган. Югарыда санап үтелгән бөтен симптомнар барысын да сагайтырга гына түгел, ә мотлак рәвештә медицина тикшеренүе үтүгә дә сәбәпче булырга тиеш.
Читайте нас: