Белүебезчә, хатын-кыз сәламәтлеге даими игътибар һәм курчалауны таләп итә. Көндәлек рационның берничә кагыйдәсе – мотлак пунктларның берсе.
Буй-сыннары һәм матурлыклары белән дан казанган француз хатын-кызларының рационында сыр һәм йогыртлар юкка гына төп урынны алмаган. Сөт ризыкларының төп микроэлементы – кальций. Ул тешләр, чәчләр һәм тырнаклар сәламәтлеге өчен бик кирәк. Әгәр инде кемгәдер лактоза тыелган икән, сөт ризыкларын тофу сыры һәм чикләвекләргә алыштырырга була.
Балыкның майлы сортларында хатын-кыз сәламәтлеге өчен алыштыргысыз Омега-3 кислоталары бар. Бу матдәләр тән тиресе сыгылмалылыгына булыша, күзәнәкләр мембранасын җәрәхәтләнүдән саклый. Кызыл балык ашыйсың икән, биттә вакытыннан алда җыерчыклар пәйда булмаячак дигән сүз. Диетологлар сөмбаш, сөләйман, горбуша балыкларын атнасына ким дигәндә 2 тапкыр ашарга киңәш итә.
Гүзәл затлар матурлыгы өчен С витамины да бик кирәк дип беләбез. Димәк, составында С витамины күп булган ризыклар ашарга киңәш ителә. Болар: киви, мүк җиләге, цитруслар, болгар борычы.
Составында В витамины булганга күрә, галимнәр брокколиның нерв системасына уңай тәэсир итүен, организмда зыянлы матдәләр үрчүгә каршылык күрсәтүен ачыклаган. Бу яшелчәне даими рәвештә кулланганда, ул организмның гомум эшчәнлеген яхшырта һәм аның яшьлеген озайта. Хатын-кызларга атнасына ким дигәндә 2 тапкыр брокколи ашарга киңәш ителә.
Әйе, шоколад та - бик файдалы продукт. Аның составына магний, марганец, бакыр, цинк һәм фосфор керә. Бу минераллар сөяк тукымасы ныклылыгы өчен җаваплы, гормональ фонны да яхшырта. Табиблар артык мавыкмаска һәм көненә нибары 25 грамм ачы шоколад ашарга киңәш итә.