Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
6 ноябрь 2019, 21:59

Трансмай кешелекне бетерерме?

Япониянең Кюсю университеты үткәргән тикшерүләргә ярашлы, туклану рационында трансмайларның күп булуы деменциягә, ягъни акыл зәгыйфьлегенә китерә.

Япониянең Кюсю университеты үткәргән тикшерүләргә ярашлы, туклану рационында трансмайларның күп булуы деменциягә, ягъни акыл зәгыйфьлегенә китерә.

Трансмайлар аз гына күләмдә табигатьтә кайсыбер ит һәм сөт ризыкларында очрый. Ләкин кеше организмына нәкъ менә ясалмалары зур зыян китерә. Алар арзан булулары, озайлы вакыт сакланулары һәм ризыкларга тәмле тәм һәм текстура бирергә сәләтле булулары сәбәпле ризык әзерләү сәнәгатендә киң кулланыла.

Кыздырылган ризыклардан тыш трансмайлар пирожныйларда, пирогларда, туңдырылган пиццада, печеньеда һ.б. очрый. Ясалма трансмайларның аз гына микъдары да йөрәк-кан тамырлары, диабет һәм деменция белән чирләү куркынычын арттыра.

Бүген Русиядә трансмайның күләме маргарин һәм спредларда 2 проценттан артмаска тиеш. Элек 8-20 процент рөхсәт ителә иде.

Читайте нас: