Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
29 октябрь 2019, 16:29

Туклыклы гына түгел, файдалы да

Бәрәңге измәсе спортчылар канда глюкозаны нормада тоту һәм эшчәнлек сәләтен күтәрү өчен кулланган углевод геле кебек үк йогынты ясый икән. Американың Иллинойс штаты университеты галимнәре тикшеренүләрдән соң шундый нәтиҗәгә килгән.“

Бәрәңге измәсе спортчылар канда глюкозаны нормада тоту һәм эшчәнлек сәләтен күтәрү өчен кулланган углевод геле кебек үк йогынты ясый икән. Американың Иллинойс штаты университеты галимнәре тикшеренүләрдән соң шундый нәтиҗәгә килгән.
“Бәрәңге — спортчылар өчен күпне вәгъдә итүче альтернатива, чөнки ул икътисади яктан файдалы, туклыклы матдәләргә бай һәм углеводлар чыганагы булып тора”,—дип белдерә белгечләр.
Тәҗрибәдә бер атна эчендә велосипедта 267 километр ара үтүче 12 кеше катнашкан. Аларны очраклы рәвештә өч төркемгә бүлгәннәр. Беренче төркемдәгеләр спорт күнегүләре вакытында су гына эчкән. Икенче төркемдәгеләр — углеводлы гель кабул итсә, өченчесендәгеләр бәрәңге измәсе ашаган. Тәҗрибә барышында галимнәр аларның канындагы глюкозаны, тән температурасын, күнегүләр киеренкелеген, ашказаны һәм ашказаны-эчәклекнең күпме вакытта бушавын тикшереп торган.
Тикшеренүләр углевод гель кабул иткән һәм бәрәңге измәсе ашап углеводлар алган спортчыларның хезмәт җитештерүчәнлеге, тәҗрибәдә су гына эчеп катнашучыларныкына караганда югарырак булуын күрсәткән.
Читайте нас: