Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
24 октябрь 2019, 11:51

Чиратлар булмаска тиеш

Салават шәһәре халкының наркологка һәм психиатрга иртәнге биш-алтыдан чират алырга мәҗбүр булулары уңаеннан язган шикаятьләре Башкортстан башлыгы Радий Хәбировта ризасызлык тудырды һәм ул БР Сәламәтлек саклау министры вазифасын башкаручы Максим Забелинга хәлләрне җайга салырга кушты.

Мондый чиратларның барлыкка килүнең сәбәпләре шул: наркологик диспансерда 12 табиб урынына 6 гына табиб эшли, электрон чиратка язылу юк, ә табибларның кабинетлары шәһәрнең ике башында урнашкан...
“Хәлләрне ачыклагыз да миңа җиткерегез, шәһәр һәрвакыт сәламәтлек саклау темасына гү килә. Кирәк икән, кадрлар мәсьәләсен хәл итегез. Башкача моңа түзү мөмкин түгел”,- диде республика башлыгы.
Читайте нас: