Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
23 октябрь 2019, 13:05

Башкортстанда кайсы шәһәрләр ВИЧ-инфекцияле?

Сәламәтлек саклау министрлыгы ВИЧ-инфекция иң күп ачыкланган шәһәрләрне атады.

БР Сәламәтлек саклау министрлыгы ВИЧ-инфекция иң күп ачыкланган шәһәрләрне атады. Бу шәһәрләрдә яшәүчеләр аноним тикшеренү үтә ала.


ВИЧ иң күбе Учалы, Белорет, Октябрьский һәм Туймазы шәһәрләрендә күзәтелә. Бу шәһәрләрдә бөтенрусия акциясе кысаларында #СТОПВИЧСПИД автоузышы үтәчәк.
Акция дәүләт власте органнары һәм җәмәгать оешмалары тырышлыкларын берләштерергә мәктәп укучылары, студентлар, ата-аналар һәм педагогларга чир таралу куркынычы хакында аңлатырга мөмкинлек бирәчәк. Автопробег шулай ук ирекмәннәр эшчәнлеген үстерергә дә булышлык итәр дип көтелә.
Акция кысаларында ВИЧ турында мәгълүматлар язылган материаллар таратачаклар, аноним экспресс тест үткәреләчәк, “Врата” спектакле күрсәтеләчәк. ВИЧ-ка тест нәтиҗәләрен 10 минут эчендә белергә булачак.
Читайте нас: