Анестезия хирургия операцияләре ясаганда, тешләрне, җәрәхәтләрне дәвалаганда һ.б. авыртуны бетерү өчен кулланыла.
19 гасыр уртасында – 1846 елның 16 октябрендә теш табибы Томас Мортон наркоз астында операция үткәрә. Анестетик буларак ул диэтил эфирыннан ингаляцияне куллана. Шушы мизгелдән башлана да инде медицинаның анестезия өлкәсе тарихы. Беренче тапкыр анестезиянең уңышлы кулланылышы күрсәтелә. Шуңа күрә Бөтендөнья анестезия көне 16 октябрьдә билгеләнә.
Хәер, авыртуны бетерү чаралары дөньяда борыннан булган инде. Мәсәлән, күп кенә индеец кабиләләре авыртуны киметү өчен төрле үсемлекләр согын кулланганнар. Император Нерон заманында Рим армиясе белән сәяхәттә йөргәндә табиб һәм философ Диоскорид медицина практикасы белән шөгыльләнгән. Ул мандрагорадан әзерләнгән тынычландыргыч дарулар куллану операцияләрне уңышлырак үткәрергә мөмкинлек бирүен сизеп калган, ә бу яралы сугышчыларның терелүенә өметне дә арттыра димәк. Әйткәндәй, нәкъ менә Диоскорид бүген билгеле булган “анестезия” терминын кулланган да инде.
Хәзерге медицинада гомум, урынлы һәм арка мие анестезиясе аерыла. Анестезияне үткәрү өчен препаратлар һәм методология даими камилләшеп тора.