Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
10 октябрь 2019, 18:51

Сөякләреңне балачактан ныгыт!

Адәм баласының тазалыгына – сөякләренең ныклыгына нигез балачактан салына. Балаларыбыз нинди ризыклар ашый? Спорт, физкультура белән дусмы? Витаминнар кулланырга онытмыйлармы? Боларның барысы турында да хәбардар булырга – балаларыбызның сәламәтлеген, аеруча сөякләр ныклыгын ныгытуга игътибар бирергә тиешбез. 20 октябрь – Бөтендөнья остеопороз көне алдыннан Уфаның 157нче санлы балалар бакчасында үткән “Остеопорозга каршы - сәламәт озын гомер өчен!” исемле чара тагын бер мәртәбә бу теманың актуальлеген күрсәтте.

Остеопорозны профилактикалауга багышланган бу чараны балалар бакчасы җитәкчелеге табиб-травмотолог, ортопед, медицина фәннәре кандидаты, остеопороз буенча Русия Ассоциациясе әгъзасы Радик Нурлыгаянов белән бергәләп үткәрде. Балалар, аларның әти-әниләре белән бергә без, “өметчеләр” дә, шушы чарада булдык. Әйткәндәй, бик гади, һәрбер балага да аңлаешлы итеп төзелгән сценарийны Радик Зөфәр улы 157нче санлы балалар бакчасының музыка җитәкчесе Светлана Александровна белән берлектә төзегән.

Балалар остеопороз турында шигырьләр сөйләде, биеделәр. Ә аннары алар докторны – табиб-травмотолог Радик Нурлыгаяновны чакырдылар. “Остеопороз белән башлыча зурлар чирли, әмма соңгы елларда ул балаларга да кагыла башлады, - дип сөйләде Радик Зөфәр улы. - Менә күптән түгел миңа урамда егылып, аягын сындырган кызчыкны, батутта сикереп арка сөяген имгәткән малайны алып килделәр. Ни өчен балаларның аяк-куллары сынучан була? Чөнки сөякләр ныгынмаган. Сөякләр ныклы булсын спорт, физкультура белән дус булырга, Д витаминына бай ризыклар ашарга, башка витаминнар турында да онытмаска, саф һавада күбрәк йөрергә кирәк”.

Чара барышында сценарий геройлары Физкультурник та, Кәстрүл Борщевская да сөякләрне ныгыту буенча киңәшләрен бирде. Физкультурник: “Спорт белән дус булыгыз!” дисә, Кәстрүл Борщевская: “Файдалы, витаминга бай ризыклар ашарга онытмагыз!” диделәр. Һәм киресенчә, бүгенге көндә күпчелек балалар мавыга торган татлы, газлы сутларны, чипсыларны, чамасыз шоколад ашауны чикләргә дигән үгет-нәсихәтләрен бирделәр. Файдалы азык-төлекләр сайлап алуга багышланган ярыш та бик дәртле үтте.

Чара азагында Радик Зөфәр улы балаларга файдалы витаминнар таратты.

Читайте нас: