Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
9 октябрь 2019, 13:53

Хөрмәтле хатын-кызлар, форсаттан файдаланып калыгыз!

Башкортстанда яшәүче хатын –кызлар түләүсез маммография һәм табиб онкологта консультация үтә ала.

Башкортстанда яшәүче хатын –кызлар түләүсез маммография һәм табиб онкологта консультация үтә ала.

“Ал тасма” акциясе кысаларында республика онкология диспансерында сезне белгечләр 12, 19, 26 октябрь көннәрендә һәм 2 ноябрьдә кабул итәчәк.

Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте әйтүе буенча, маммологка кабул итүгә язылу өчен үзегез йөргән поликлиникалардагы онкологларга, муниципальара онкология үзәкләренә, Уфа, Стәрлетамак, Салават, Нефтекама, Октябрьский, Бәләбәй, Күмертау, Сибай, Белорет, Бөре шәһәрләрендәге һәм Дуван районы Мәсәгуть авылындагы онкологик ярдәм күрсәтү үзәкләренә мөрәҗәгать итәргә була.

Уфалылар шәһәрнең 32, 48, 13, 50 нче санлы поликлиникалар каршындагы онкологик ярдәм күрсәтү үзәкләре аша языла ала.

Тагын да тулырак мәгълүматны үзегез яшәгән урындагы поликлиникаларның онкологлары аша алырга була.
Читайте нас: