Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
8 октябрь 2019, 11:24

Мясников тәндәге рак сигналларын атады

"Онкология чире килеп ябышканчы, үзеңдә аның беренче билгеләрен "эзләргә" кирәк" - ди ул.

"Онкология чире килеп ябышканчы, үзеңдә аның беренче билгеләрен "эзләргә" кирәк" - ди ул.


Гадәттә, кеше үз сәламәтлеге турында бары тик авыру килгәч кенә уйлый башлый. Билгеле табиб Мясников "Россия 1" каналында барган "О самом главном" программа-тапшыруда ракның билгеләрен башлангыч стадиядә үк ачыкларга өйрәтте. Хәзерге медицина, вакытында чара күргән очракта, күпчелек чирләрне дәваларга сәләтле.

Мясников сөйләвенчә, ракның беренче билгеләре:


1. Шешенү, тәннең төрле җирендә барлыкка килгән төерләр, үзгәрешләр;

2. Ашказаны, эчәкләр эшчәнлеге бозылуы;

3. Кече һәм олы йомышны йомышлаганда кан күренүе;

4. Озайлы ютәл, тавышның карлыгуы,сызгырып чыгуы;

5. Миңнәрнең үсүе, артуы;


"Мәкерле яман шеш чире бер дә сиздермичә, авыртуларсыз-нисез генә китереп бәрә. Аны баштагы чорында ачыклау өчен, югарыда язылганнарга колак салудан тыш, үз организмыңны тыңлый белергә дә кирәк", - ди Мясников. "Әйтик, кычыну, тән тиресе кибүе дә рак баш калкыта башлавы турында сөйләргә мөмкин. Үзеңдә гадәти булмаган шундый билгеләр барлыгын сиздең исә, табибка мөрәҗәгать ит", - ди билгеле табиб.

Һәркем үз сәламәтлеге һәм үз гомере өчен җаваплы, ә табиблар исә терелергә яки чирне булдырмаска ярдәмчеләр генә.
Читайте нас: