Кан күп аккан кебек тоелса да, бу күренеш әллә ни зыянлы түгел, ди табиблар. Шулай да әгәр кан агу ярты сәгатьтән артык дәвам итә икән, яисә бала башы яки борыны белән бәрелгән икән, табиб чакыртырга кирәк. Әгәр кан үтә күренмәле сыеклык белән кушылган булса (баш сөяге чатнаганны аңлата) бигрәк тә ашыгыгыз!