Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
7 октябрь 2019, 15:09

Тәмәке тарту күзләргә зыянлы?

Бүген Җир шарында миллионнарча кеше тәмәке тарта һәм үзләренең күрү сәләтен куркыныч астына куя.

Бүген Җир шарында миллионнарча кеше тәмәке тарта һәм үзләренең күрү сәләтен куркыныч астына куя.


Галимнәр озайлы тикшерүләр алып барып, мондый нәтиҗәләргә килгән: төтен суыручылар үзләренең күрү сәләтен, тартмаучыларга караганда, ике тапкырга ешрак югалта. Моның сәбәбе – тәмәкедәге зыянлы матдәләр күп кенә офтальмологик проблемаларны китереп чыгара.

2006 өлкән кеше арасында сораштырулар үткәрү шуны ачыклаган: тартучыларның тик 18 проценты гына тәмәкенең күрү сәләтен югалтуга китерергә мөмкинлеген белә. Аның урынына, аларның дүрттән өч өлеше (76 процент) тартуның ямаш шешкә илтеп җиткерергә мөмкин икәнлеге хакында хәбәрдар икән.
Читайте нас: