Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
7 октябрь 2019, 12:27

Бер җирне дәвалый, икенчесен үтерә

Русиядә ашыгыч рәвештә яманшешкә китерә торган даруны сатудан ала башлаганнар.

Үзәк көйгәнен бетерә торган “Ранитидин” даруы кара исемлеккә эләккән. Аңа Һиндстаннан алып кайткан кушылманы кушалар икән. Дару ашказаны җәрәхәте белән үзәк көюне дәвалый, әмма азактан яманшеш барлыкка китерә. Шуңа да бу даруны бөтен дөнья буйлап сатудан ала башлаганнар. Дару составында булган N-нитрозодиметиламин элементы ашказаны-эчәк трактында һәм бавырда чир килеп чыгу куркынычын арттыра. Меделеев исемендәге РХТУ профессоры Дмитрий Мостафин әйтүенчә, даруның тискәре йогынтысы катлаулы органик синтез аркасында килеп чыга.
Читайте нас: