Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
4 октябрь 2019, 18:51

Йөклелекне өзү хәвефсезрәк?

Америка гаплимнәре шуны ачыклаган: әгәр хатын-кызның бала табарга теләге юк икән, йөклелекне өзүнең, теләмәгән баланы дөньяга тудыруга караганда, сәламәтлек өчен зыяны азрак.

Америка гаплимнәре шуны ачыклаган: әгәр хатын-кызның бала табарга теләге юк икән, йөклелекне өзүнең, теләмәгән баланы дөньяга тудыруга караганда, сәламәтлек өчен зыяны азрак.

Тикшерүләр шуны күрсәткән: моннан 5 ел элек аборт ясатырга теләп тә моңа ирешә алмаган күпчелек хатын-кызларның, йөклелекләрен өзүчеләргә караганда, сәламәтлекләре ныграк какшавы күзәтелгән.

Аларның күбесендә хроник авыруларның катлаулануы күзәтелгән. Алай гына да түгел, аборт ясатырга теләп тә, моңа ирешә алмаган 163 хатын-кызның икесе (1,2 процент) бәби табу белән үк вафат булган. Бу АКШ буенча уртача күрсәткечләрдән югарырак.

Йөклелекне өзү хатын-кызлар өчен хәвефле булмаска да мөмкин, ә менә аны ясатырга ризалык бирмәүләре зыянлы булырга мөмкин.
Читайте нас: