Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
4 октябрь 2019, 12:42

Наушниклар сәламәтлеккә зыян саламы?

Бүгенге көндә кешеләр эшкә барганда яки спорт белән шөгыльләнгән вакытта наушниклар аша музыка тыңларга яраталар. Телефоннан сөйләшкәндә дә шундый гарнитура куллану киң таралды (бигрәк тә водительләр). Кулланыр алдыннан мондый аксессуарның үзенчәлекләрен игътибар белән өйрәнергә кирәк.

Бүгенге көндә кешеләр эшкә барганда яки спорт белән шөгыльләнгән вакытта наушниклар аша музыка тыңларга яраталар. Телефоннан сөйләшкәндә дә шундый гарнитура куллану киң таралды (бигрәк тә водительләр). Кулланыр алдыннан мондый аксессуарның үзенчәлекләрен игътибар белән өйрәнергә кирәк.

Заманча кибетләрдә әллә ничә төрле модельләр тәкъдим ителә:

*“Вкладыш” – бу төр наушник турыдан-туры колакка кертеп куела. Әлеге төр иң сыйфатлы тавыш тәэмин итә дип санала. Шул ук вакытта тавыш дулкыны колак пәрдәсенә (барабанная перепонка) көчле бәрелеп зыян салырга мөмкин (тавыш артык югары һәм нык булса). Шуңа бәйле рәвештә, белгечләр мондый модельләр кеше өчен аеруча зарарлы дип саный.

*Таблетка” – иң киң таралган модельләрнең берсе. Алар колак эчендә барлык тавыш дулкыннары ишетү юлына эләгерлек итеп урнаша. Әмма вкладышлардан аермалы буларак, алар тавышның колак пәрдәсенә бәрелүен бераз шомарта.

*Колак яфрагына (шная раковина) махсус пластик ярдәмендә кидереп куела торган модельләр дә бар. Алар ярдәмендә тулы тавыш изоляциясе булдырып булмый, шуңа күрә музыканың сыйфаты шактый түбән була. Шуның аркасында кешегә тавышын ачарга туры килә, бу ишетү сәләтенә зыян китерергә мөмкин.

*Колак яфрагын тулысынча каплап торган зур наушниклар аша музыка ишетү юлына турыдан-туры эләкми. Шуңа күрә бу төр наушниклар белгечләр тарафыннан иң түбән зыянлысы дип таныла.

Тулысынча зарарсыз наушниклар юк. Алар барысы да сәламәтлеккә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Мондый аксессуардан башка булмый икән, соңгы модельдәгесенә өстенлек бирегез.

Наушникларның зарары нәрсәдә?

Наушникларның зыяны бүген рәсми рәвештә бөтен дөнья галимнәре тарафыннан расланган. Бу мәсьәлә буенча төрле тикшеренүләр 10 ел дәвамында үткәрелгән.


1. Ишетү сәләтенә зыян сала. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, кыска вакыт дәвамында аудиофайлларны түбән тавышта тыңлау мондый нәтиҗәләргә китерми. Проблемалар 100 дБ дан артык югарылыктагы тавышта музыка тыңларга күнеккән кешеләрдә килеп чыга: базиляр мембрана күзәнәкләренең бер өлеше юкка чыга һәм кеше начар ишетә башлый.

2. Наушникларның баш миенә дә зыян салуы исбатланган. Еш кына алар баш авырту, баш әйләнү, колакларда зыңлау барлыкка килүгә сәбәп була. Бу бигрәк тә балаларда күзәтелә. Наушникларда музыканы нык акыртып тыңлаган кешеләр еш кына ярсу, нервлы булалар, тиз арыйлар. Шулай ук психика бозылу һәм игътибарны туплау сәләте кимү күзәтелергә мөмкин.

Кайбер тикшеренүчеләр мондый аксессуар ярдәмендә музыка тыңлау – артериаль кан басымның кискен сикерешләренә һәм баш кан тамырларының тонусына китерергә мөмкин дип билгели.

Төптән уйлап әйткәндә, наушникларның файдасы бер нәрсәдә генә – беркемгә дә комачауламыйча музыка тыңлап, кино карап була. Ә зарары ярыйсы гына.

Шуңа күрә саңгырауланмас өчен наушникларны табиб-сурдологларның киңәшен хәтеребездән чыгармыйча кулланыйк, дуслар:

- аларны көненә иң күбе 2-3 сәгать кенә кияргә була;

- андагы тавышның көче 80 дБ дан артмаска тиеш.
Читайте нас: