Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
3 октябрь 2019, 17:23

Медучреждениеләрне берләштерәләр

Башкорстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы 2020 елның 1 апреленнән республика шәһәрләрендә, шул исәптә Уфада да – барлыгы 18 поликлиника белән идарә итү системасын оптимизацияләргә тәкъдим итә. Ни өчен?

Бу поликлиникаларны тугыз зур медучреждениегә берләштерергә планлаштыралар.

Проекттан күренүенчә, Уфада - 12нче һәм 13нче, Бөредә, Дүртөйледә һәм Сибайда – үзәк район дәваханәсен һәм стоматология поликлиникасын, Салаватта – шәһәр клиник дәваханәсен һәм стоматология поликлиникасын, Октябрьскийда – 1нче санлы клиник дәваханәне һәм стоматологияне, Стәрлетамакта – 1нче һәм 2нче санлы шәһәр дәваханәләрен, 3нче санлысын 4нче санлы белән берләштерергә тиешләр.

Планда шулай ук - Уфаның 4нче санлы йогышлы авырулар дәваханәсе белән Стәрлетамак шәһәренең йлгышлы авырулар дәваханәсен Республика йогышлы чирләр дәваханәсенә берләштерү.

Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин әйтүенчә, дәүләт поликлиникаларын эреләтү процессында табибларны һәм кече медперсоналны эштән азат итү булмаячак. Пациентлар да реформа нәтиҗәләрен сизмәячәк.
Читайте нас: