Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
3 октябрь 2019, 20:05

Баш эшләсен һәм авыртмасын өчен нишләргә?

Русия диетологлар җәмгыяте әгъзасы Людмила Денисенко “Известия” гәзитенә шул турыда сөйләгән.

Русия диетологлар җәмгыяте әгъзасы Людмила Денисенко “Известия” гәзитенә шул турыда сөйләгән.


Ми эшчәнлеген тәэмин итү өчен иң беренче чиратта су кирәк. “Безнең организм 60-85 % , ә баш мие 90% судан тора. Шуның өчен су җитешмәгәндә бу иң беренче булып ми эшчәнлегендә чагыла,”- дип хәбәр итә диетолог.

Ми яхшы эшләсен өчен кан әйләнешенең нормада булуы кирәк. Ә моның өчен сосудларның сәламәт булуы мөһим. Аларны омега – 3 майлы кислоталары белән тукландырып торырга кирәк. Бу файдалы элементлар балыкның майлы сортларында, үсемлек майларында , чикләвекләрдә бар.


Болардын тыш, баш миендәге кан әйләнешен С витамины һәм натрий, магний, цинк, тимер, йод яхшырта. Ә алар яшелчә һәм җиләк-җимештә күп.
Диетолог кешеләрнең туклану рационында ит белән сөт тә файдалы дип белдерә.

Кыскасы, туклы ашагыз һәм сәламәт булыгыз, дуслар!
Читайте нас: