Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
1 октябрь 2019, 17:16

Сагыз хәтерне яхшырта?

АКШ галимнәре сагызның махсус мускулларны йомшарту сәләтенә ия булуын ачыклаганнар. Ә бу исә стрессларны киметергә булыша икән.

АКШ галимнәре сагызның махсус мускулларны йомшарту сәләтенә ия булуын ачыклаганнар. Ә бу исә стрессларны киметергә булыша икән. Шунлыктан аны хәтта Америка солдатларының туклану паегына да кертәләр.

Британия психологлары исә сагыз хәтерне яхшырта дип ышандыра. Сагыз чәйнәгәндә йөрәк эшчәнлегенең кыскару эшчәнлеге арта, ә бу исә канга кислород килүне көчәйтә һәм кешенең хәтере яхшыра ди алар.

Табиблар эчәклекләренә операция ясалган авыруларга сагыз чәйнәргә киңәш бирәләр. Япон табиблары сагызның эчәклек эшчәнлеген җайга салырга ярдәм итүен исбатлаган. Эчәклекне дәвалау өчен сагызны көненә 3 тапкыр, ашаганнан соң 15-20 минут дәвамында чәйнәргә киңәш ителә.

Читайте нас: