Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
1 октябрь 2019, 18:56

Грипп кайчан килер?

Бүгенге көндә Башкортстанда грипп теркәлмәгән, шулай да ОРЗ һәм ОРВИ белән чирләүчеләр бар.

Бүгенге көндә Башкортстанда грипп теркәлмәгән, шулай да ОРЗ һәм ОРВИ белән чирләүчеләр бар.

Бу хакта “Башинформ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә БР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Галина Пермина хәбәр итте.

ОРВИ буенча эпидемия бусагасы 15 процентка арткан. Гомум алганда, грипп булмаган этимология инфекцияләре белән республикада 20 меңләп кеше чирләгән. Уфада тик үткән атна эчендә генә 6 мең кеше ОРВИ эләктергән.

4 сентябрьдән гриппка каршы прививка кампаниясе бара. Республикада 754 мең кеше (18 процент) прививка эшләткән, шуларның 170 меңе – балалар. Балалар өчен “Совигрипп”, өлкәннәр өчен “Флю-М” препаратлары кулланыла.

Читайте нас: