Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
25 сентябрь 2019, 03:33

Эрнст Мулдашев кристаллар белән елаучы кызга ярдәм итәргә әзер

Әрмәнстанда яшәгән Сатеник Казарянга Эрнст Мулдашев ярдәм итәргә әзер булуын белдергән.

Әрмәнстанда яшәгән Сатеник Казарянга Эрнст Мулдашев ярдәм итәргә әзер булуын белдергән.


Шушы көннәрдә без күз яшьләре урынына кечкенә очлы кристаллар белән елый торган Сатеник Казарян хакында язган идек. 22 яшьлек Сатеникның күзендә 1 тәүлек эчендә 5әр кристалл барлыкка килергә мөмкин.


Бөтен дөньяга танылган профессор, офтальмолог Эрнст Мулдашев бу очрак белән кызыксынган һәм Сатеникны тикшеренүгә чакырырга җыена. Бу хакта Э.Мулдашев «Вести-Башкортостан» тапшыруында интервьюда сөйләгән.


“Монда килсә, без аны тикшерәчәкбез. Бу бик кызыклы очрак! Кечкенә кристаллар күз яшьләре юлларында тыгылып калмаслык итеп операция ясарга кирәк. Мондыйны мин беренчегә күрәм, һәм бу очракта офтальмолог буларак түгел, ә күпсанлы экспедицияләрдә алган белемнәремә таянып эш итәр идем”, - дигән профессор.
Читайте нас: