Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
23 сентябрь 2019, 19:58

Миокард инфаркты турында ни беләбез?

Хөрмәтле гәзит укучы дусларыбыз! Рубриканы алып баручы Г.Г. Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсенең медицина статистикасы кабинеты мөдире, Башкортстанның атказанган табибы, Русиянең сәламәтлек саклау отличнигы Марат Идият улы Сәетов гәзит укучыбызның инфаркт турындагы соравына җавап бирә.

Хөрмәтле гәзит укучы дусларыбыз! Рубриканы алып баручы Г.Г. Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсенең медицина статистикасы кабинеты мөдире, Башкортстанның атказанган табибы, Русиянең сәламәтлек саклау отличнигы Марат Идият улы Сәетов гәзит укучыбызның инфаркт турындагы соравына җавап бирә.

Инфаркт турында аңлатыбрак язсагыз иде. Ул нилектән килеп чыга? Аны кичергән кешеләргә физик нагрузкалар, спорт белән шөгыльләнү ни дәрәҗәдә каралган?
Азамат.

Миокард инфаркты – йөрәк-кан тамырлары авыруы. Ул кислород кискен җитмәгәнлектән йөрәк мускулы участогының үлеме дигәнне аңлата. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, төп хәвеф төркеменә башлыча 50-60 яшь аралыгындагы ир-атлар керә. Инфарктка дучар булучыларның 40 проценты вафат була. Бу чир кискен ишемия, атеросклероз яки йөрәк гипертоник авыруы нәтиҗәсе буларак барлыкка килә.

Инфаркт билгеләре булган кешеләр йөрәк турысында көчле, озайлы авырту тоя, ул тора-бара кысып ала торган авыртуга әйләнә. Аны гадәти авыртуны басучы препаратлар кулланып басарга ярамый. Авырту билгеләре берәр сәгать сакланырга мөмкин. Алар тәннең башка урыннарына да күчәргә мөмкин: муенга, сул кулга һәм калак сөяге турысына.

Инфарктның тышкы билгеләре – тын бетү, тән тиресенең агарып китүе, һушны югалту. Бу – йөрәк зарарланганда канны кан тамырлары буйлап үпкәләргә һәм тәннең башка җирләренә этеп йөртү сәләте югала дигән сүз. Авыру көчле арыганлык сизә. Еш кына инфарктның барлык билгеләре дә сизелми. Әмма! Югарыда санап үтелгән билгеләрнең берсе генә сизелгәндә дә табибка күренергә кирәк.

Инфарктны профилактикалау терапиясе киң. Иң мөһимнәре түбәндәгеләр:

1.Даими рәвештә - иң яхшысы көн саен – гипотензив препаратлар куллану. Артериаль кан басымын контрольдә тотыгыз. Югары булса, аны әкрен темплар белән төшерергә тырышыгыз.

2. Әгәр шикәр чире белән интексәгез, ач карынга канда глюкоза күрсәткечен (5-9 ммоль/л) тотрыклы саклауга ирешегез. Махсус диета тотыгыз.

3.Әгәр бер мәртәбә инфаркт кичергән булсагыз, даими рәвештә антиагрегантлар кулланыгыз: болар - нигезендә ацетилсалицил кислотасы яки клопидогрел булган препаратлар. Алар канны сыеграк итә һәм тромбозлардан саклый.

Югарыда санап кителгән дәвалау ысулларының барысын да дәвалаучы табиб белән киңәшләшеп кулланырга кирәк. Ул гаилә докторы, участок терапевты, кардиолог яки невролог булырга мөмкин. Күршеләр, дуслар биргән киңәшләрдән чыгып, үз белдегегез белән дәвалана күрмәгез!

Шулай ук түбәндәге киңәшләр дә инфаркттан сакланырга ярдәм итәр:

1. Эчүдән һәм тәмәке тартудан баш тартырга.


2. Туклану режимын җайга салырга. Рационнан майлы, кыздырылган, ысландырылган азыкларны алырга. Шул ук вакытта рационны яшелчә-җимешләр, чикләвекләр белән баетырга кирәк.

3. Тән авырлыгын киметергә.

4. Физик яктан актив булырга, саф һавада күбрәк йөрергә. Онытмагыз, хәрәкәт – ул яшәү, яшәү ул – хәрәкәт.

5. Акыл нагрузкасын арттырыгыз. Акыл хезмәте белән шөгыльләнүче кешеләр хәтер белән бәйле проблемаларны соңрак сизә башлый.

6. Психик-эмоциональ стресслардан читтәрәк яшәргә тырышыгыз.




Читайте нас: