Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
23 сентябрь 2019, 14:29

Дарулар белән азык-төлекнең үлемечле кушылмасы

Табиблар дарулар белән бергә кулланганда җитди куркыныч тудыручы азык-төлекләрне атады.

Табиблар дарулар белән бергә кулланганда җитди куркыныч тудыручы азык-төлекләрне атады.

Бу мәгълүмат белән Русия терапевтлары фәнни медицина берләшмәсе әгъзасы Андрей Кондрахин бүлеште. Билгеле булуынча, дарулар кабул иткәндә спиртлы эчемлекләр эчәргә ярамый. Ләкин хәмер медицина препаратлары кулланучы кешегә зыян китерүче бердәнбер продукт түгел. Беренче карашка гадәти тоелган, барыбыз да ашаган кура җиләген аспирин һәм ибупрофен кабул иткәндә ашарга ярамый. Кура җиләгендәге салицил кислотасының әлеге дарулар белән кушылганда эчке кан китүләргә китерүе мөмкин.

Грейпфрут согын холестирин төшерүче дарулар кулланганда эчәргә ярамый. Табиб әйтүенчә, әлеге дарулар белән грейпфрут сутын бутаганда хәтта үлем очраклары да теркәлгән.

Дарулар кабул иткәндә сөт эчү дә зыянлы. Сөт составындагы кальций, дару белән кушылып, эреми торган тозга әйләнә һәм даруларның тәэсирен төшерә.


Канны сыеклый торган даруларны шпинат, брокколи, салат белән бер вакытта кулланырга ярамый.

Кан басымын төшерүче дару эчкәндә кызыл чөгендер, балан, җир җиләге даруның тәэсирен тагын да көчәйтеп җибәрә.

Читайте нас: