Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
18 сентябрь 2019, 16:53

Балалар организмына пластик ничек эләгә?

Галимнәр 2500 баланың (берничә айлык баладан башлап 17 яшькәчә үсмерләрнең ) бәвелен тикшереп, 97% балада 11 төр пластикның микроскопик калдыкларын тапкан.

Галимнәр 2500 баланың (берничә айлык баладан башлап 17 яшькәчә үсмерләрнең ) бәвелен тикшереп, 97% балада 11 төр пластикның микроскопик калдыкларын тапкан.


Тикшеренү Әйләнә-тирә мохитне саклау буенча федераль министрлык ярдәме белән Роберт Кох исемендәге институтта үткәрелә.


Пластмасса балалар организмына пластик шешәләрдән су эчкәндә, шулай ук пластик контейнерларга салынган ризыкларны ашаганда һәм пластиктан ясалган уенчыклар белән уйнаганда эләгә, диләр тикшеренү үткәргән галимнәр.

Токсикологлар балалар туклануы өлкәсендә пластик тараны тулысынча тыярга киңәш итә.
Читайте нас: