Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
11 сентябрь 2019, 11:35

Яман шеш билгеләре нинди?

Табиб-онкологлар баштагы һәм муенда барлыкка килгән яман шеш үсешенең билгеләрен санап бирделәр.

Табиб-онкологлар баштагы һәм муенда барлыкка килгән яман шеш үсешенең билгеләрен санап бирделәр.


Әлеге төр шешләр ешрак борын һәм авыз куышлыгында һәм бугазда барлыкка килә. Статистикага ярашлы, баш һәм муен яман шешләре ешрак ир-егетләрдә очрый. Моның сере дә гади: көчле җенес вәкилләре тәмәке тарту һәм спиртлы эчемлекләр эчү кебек начар гадәтләргә ныграк тартылучан. Шулай ук тешләрнең начар гигиенасы да әлеге чиргә китерергә мөмкин.


Авыздан килгән начар ис, авыз куышлыгындагы шешләр, даими тамак авырту, шулай ук канлы селәгәй килүе шулай ук яман шеш билгеләре булырга мөмкин.


Шунысы кызганыч, баш яки муен яман шешен иртә стадиядә тотып алу мөмкин түгел диярлек, шуңа күрә әлеге төр чирләрне дәвалау сирәк дәвалана.
Читайте нас: