Галимнәр бәяләвенчә, бөер җитешсезлегеннән 2010 елда 2,6 миллион кеше интеккән һәм диализга яки бөер күчереп утыртуга мохтаҗ булган, ә инде 2030 елга андый кешеләр саны икеләтә артачак.
Пациентларның яртысыннан күбрәге икенче типтагы шикәр авыруына дучар, бу исә бөер авырулары барлыкка килүдә күп очракта сәбәпче булып диабет тора дигән сүз.
Диабет белән авыручыларның бөерен дәвалауда кулланылучы препаратлар нәтиҗәле, ләкин алар чирне тулысынча дәвалый алмый, ди табиблар.Ниһаять, галимнәр тарафыннан SGL Т2 ингибиторлары уйлап табылган. Алар икенче типтагы диабет вакытында глюкоза микъдарен киметә генә түгел, ә бөер җитешсезлегенә каршы да көрәшә.