Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
11 сентябрь 2019, 17:34

Колакта чыңлаган көйдән ничек котылырга?

Һәрберебезнең шундый хәлгә тарыганы бардыр - берәр җырны яки көйне тыңлаганнан соң ул колакта чыңлап тора башлый һәм моннан котылып булмый. Ни сәбәпле шулай?

Һәрберебезнең шундый хәлгә тарыганы бардыр - берәр җырны яки көйне тыңлаганнан соң ул колакта чыңлап тора башлый һәм моннан котылып булмый. Ни сәбәпле шулай?


Бу күренешне галимнәр "когнитив кычыту" яки "колак суалчаны" дип атый. Галимнәр тикшерүенчә, музыка азагына кадәр уйнап бетермичә кисәк өзелгәндә кешенең баш мие ул музыканы "уйнавын" дәвам итә.


Бу күренеш еш күзәтелә икән, димәк, баш миегезне тиешле дәрәҗәдә эшләтмисез. Ни генә булса да, колакта чыңлап торган музыка - рәхәт күренеш түгел. Шуңа күрә аннан котылу җаен табу хәерле. Шул уңайдан киңәшләр:


1. Үзегезгә ошаган башка җырны җырлагыз яки шушы көйгә охшаган башка музыканы тыңлагыз.


2. Башыгызны һәм тәнегезне ял иттерә торган режимга күчегез - йөгерегез, физик күнегүләр башкарыгыз.


3. Теге җырны башыннан азагына кадәр тыңлагыз - бәлки, ниндидер сүзләрен искә төшерә алмыйча, баш миегез тынычлык эзлидер.


4. Бу җырны башка кешегә тыңлатыгыз.


5. Күз алдыгызга башыгыздагы җырны китерегез һәм аны алып ташлыйм дип уйлагыз.


6. "Агрессив" ризык ашап карагыз - әйтик, борыч. Баш мие үзенә "һөҗүм иткән" башка агрессиягә күченә.

Читайте нас: