Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
9 сентябрь 2019, 21:39

Күп гомерләр сакланачак

Түбән Новгородның Лобачевский исемендәге университет галимнәре канны туктатучы һәм зур яраларны да тиз арада бөтәштерүче гель уйлап тапканнар.

Түбән Новгородның Лобачевский исемендәге университет галимнәре канны туктатучы һәм зур яраларны да тиз арада бөтәштерүче гель уйлап тапканнар.


Медицина өлкәсендәге яңа технологияләр көннән-көн арта бара. Гәзитебез битләрендә Кытай галимнәренең тешләрне үзе дәвалый торган гель уйлап табулары хакында язган идек инде. Түбән Новгородның Лобачевский исемендәге университет галимнәре канны туктатучы һәм зур яраларны да тиз арада бөтәштерүче гель уйлап тапканнар. Бу гель Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм полиция хезмәткәрләренә, хәрбиләргә һәм “Ашыгыч ярдәм” хезмәте табибларына зур ярдәмче булачак. Бу гельны шприц эчтәге органнар җәрәхәтләнгәндә, кан агуын туктату өчен дә кулланып була икән. Яңа препарат Дәүләт фәнни-эзләнүләр һәм тикшеренүләр хәрби институтында сынаулар үтеп, файдаланырга рөхсәт бирелгән.


Читайте нас: