Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
5 сентябрь 2019, 14:12

“Яхшы кеше зур булырга тиеш!”

Яки бөтен юаннар да юмартмы һәм Александр Семчев ничек ябыккан?

Яки бөтен юаннар да юмартмы һәм Александр Семчев ничек ябыккан?


Александр Семчев дигән актерны бөтен киноларда да иң аз хәрәкәтле, ялкаулыкны заманча атасак: “инертный” кеше буларак беләбез. Яхшы аппетитлы бу кеше киң күңелле булып күренә иде. Тик аның уллары белән аталарча булмаган мөнәсәбәтләре күп нечкәлекләрен ачып биргән. Анысы бер хәл.


Соңгы вакытта игътибар үзәгенә алынганы – аның ябыгуы.


Ул үз аппетитын кулга алган һәм, хәтта ки, ярты гәүдә авырлыгыннан котылган.


Берничә ел элек ул 200 кг авырлыкта булган. Шикәр диабеты, тын кысылу, югары кан басымы белән интеккән. Табиблар аңа ябыгырга кушканнар. Тик ул ашыкмаган. Еллар узгач кына мондый симезлек юньлегә илтмәсен аңлаган.


Быел актерга илле яшь тулган. Туган көненә ул 100 килога ябыккан. Бу нәтиҗәгә ирешү өчен ул бер ел тырышкан.


«Ризык күләмен киметегез. Эчәкләр әйбәт эшләсен өчен күбрәк су эчегез. Тавыкның түш итен балык белән чиратлаштырыгыз, чи яшелчә-җимеш ашагыз һәм нәтиҗәсен күрерсез”,- ди Александр Семчев тәҗрибә уртаклашып.


Актер үзенең калорияләрен дә исәпләп барган. Әйе, максатка ирешү җиңел бирелмәгән, әмма ул нык тырышкан.


“Иң мөһиме – мотивация. Нәрсә хакына моны эшлисез! Менә шул. Бер килеп үзеңә ачуланырга һәм бернигә игътибар итми үз өстеңдә эшләргә кирәк. Сездән башка моны беркем дә эшләми! Күп йөрдем, алдап акча алучылар, шарлатаннар да җитәрлек. Фәкать табиб белән киңәшләшеп үз өстеңдә эшләргә кирәк!” – ди актер.


А.Семчев бүген үзен яхшы хис итә, кан басымы төшә башлаган, кандагы шикәр күләме нормага килгән.
Читайте нас: