Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
5 сентябрь 2019, 16:44

Дөрес диагноз куймаган клиниканы судка биргәннәр

Ялгыш диагноз куйган өчен лаборатория пациентка 10 мең сум түләргә тиеш.

Ялгыш диагноз куйган өчен лаборатория пациентка 10 мең сум түләргә тиеш.


Новосибирск шәһәрендә яшәүче иркәйгә KDL клиника-диагностика лабораториясе хезмәткәрләре ялгышлык белән “ВИЧ-инфекцияле” дигән диагноз куйган. Ир клиниканы судка биргән. Нәтиҗәдә, суд карары белән клиника иргә 10 мең сум күләмендә компенсация түләргә тиеш.


Эш болай булган. Операция ясатырга җыенган ир башка анализлар белән беррәттән ВИЧка да анализ бирергә тиеш була. Ул KDL лабораториясенә мөрәҗәгать иткән. Анализлар биргәннән соң аңа ВИЧ-пробаның уңай булуы турында әйтәләр. Диагнозның төгәллеген белү өчен ир икенче кан тапшыру үзәгенә да барган. Анда аңа ВИЧ нәтиҗәсенең тискәре булуын әйткәннәр.


Иркәй үзенә ясалган әхлакый зыянны 1,5 млн. сумга бәяләгән, әмма суд клиникадан нибары 10 мең сум компенсация түләттерү турында карар чыгарган.
Читайте нас: