Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
5 сентябрь 2019, 09:47

Авылдагы медицина хезмәткәрләренә - дәүләт ярдәме

Владимир Путин беренчел медицина хезмәте күрсәтүче оешмаларга һәм медицина хезмәткәрләренә дәүләт ярдәме күрсәтү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты.

Владимир Путин беренчел медицина хезмәте күрсәтүче оешмаларга һәм медицина хезмәткәрләренә дәүләт ярдәме күрсәтү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты.

Русия Хөкүмәте 1 ноябьргә кадәр тәкъдимнәр белән доклад әзерләргә бурычлы. Ил җитәкчесе күрсәтмәсе буенча авылларда, эшче поселокларда, Себер һәм Арктик зонада, транспорт үтүе авыр булган җирлекләрдә эшләүче медицина хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләү буенча коэффициентларны һәм компенсацияләрне күтәрү күз уңында тотыла. Шулай ук 1 октябрьгә кадәр Хөкүмәт медицина тармагында хезмәт хакы түләү системасын җайга салырга, минималь хезмәт хакы нормативын да билгеләргә тиеш. Ил җитәкчесе 1 декабрьгә кадәр медицина учреждениеләренә мөлкәт һәм җир салымын киметү буенча тәкъдимнәр әзерләргә дә кушты.
Читайте нас: