Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
4 сентябрь 2019, 19:34

Үзең тудыруга ни җитә?

Кесарев кисеме белән дөньяга килгән балаларда аутизм белән авыру куркынычы зуррак, ди белгечләр.

Кесарев кисеме белән дөньяга килгән балаларда аутизм белән авыру куркынычы зуррак, ди белгечләр.
Табигый юл белән туучыларга караганда, ана карыныннан ярып алынган балаларда бу куркыныч 33% процентка зуррак, ди. Бу хакта Daily Mail басмасы хәбәр итә. Эксклюзив яңалыкны безнең игътибарга «ПолитРоссия» җиткерә.
Швециянең Каролина институты белгечләре балаларда гиперактивлык күренеше дә шулай туу күрсәткече, дип аңлата.
Соңгы утыз елда кесарев кисеме белән тудыру очраклары өч тапкырга арткан. Һәр бишенче бала табигый юл белән тумаган, дигән сүз. Табиблар абсолют сәбәпләр аркасында яки хатын-кызның сәламәтлегенә, гәүдә төзелешенә, йөклелекне кичерүенә карап, бу юлны тәкъдим итәргә мөмкин. Абсолют сәбәпләр вакытында хатын-кызның гадәти юл белән баласын табарга бер өмете дә булмый. Әйтик, очасы бик тар, бала аналыкта аркылы яткан, медицина ягыннан гадәти юл белән табуга каршылыклар бар.
Кайбер очракта, хатын-кыз баласын гадәти юл белән дә тудыра ала, әмма бу аның, туачак сабыеның сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкин. Әйтик, карындагы ир бала дөрес урнашмаган, башы белән аска карап ятмый. Бу очракта да кесарев кисеме киңәш итәләр.
Мондый балалар симерү, аллергия, бума чир, диабет белән ешрак авырый дигән хәвефле дәлилләр дә китерә белгечләр.
Читайте нас: