Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
3 сентябрь 2019, 18:29

Онищенко: ”Фармацевтлар һәм махсус хезмәтләр аңлы рәвештә кешеләрнең сәламәтлеген җимерә”

Аның сүзләре буенча, халыкның иммунитеты какшавы фармакология компанияләренә һәм җәмгыятьтә киеренкелек тудырырга тырышкан махсус хезмәтләргә отышлы.

Русиянең элекке баш санитар табибы, Дәүләт Думасы депутаты Геннадий Онищенко НСНга ( Яңалыкларның милли хезмәте) биргән интервьюсында прививкалардан баш тартуга өндәү иң беренче чиратта балалар сәламәтлегенә начар йогынты ясаячак дип белдерде. Хәвеф төркеменә шулай ук өлкәннәр, хроник чирле авырулар, йөкле хатыннар, медперсонал, хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр керә.


“Прививкалар ясатмаска чакыручы махсус төркемнәр бар. Болар, әлбәттә, фармакология компанияләре. Иң беренче чиратта, чит илнекеләр. Чөнки алар иң беренче булып табышларын югалтачаклар. Сез бит арбидол белән нәрсә булганын беләсез, 6 төймә даруның хакы урыны белән хәтта 2 меңгә барып җитәргә мөмкин. Алар менә шуңарда байый да инде. Бу - мәсьәләнең бер ягы. Чит ил компанияләре бар, чит илләр проектлары бар, шул исәптән җәмгыятьтә ризасызлык тудыру өчен махсус хезмәтләр тарафыннан финансланганнары да. Теләсә нинди тузга язмаган хәбәрләр тараталар. Ни өченме? Ризасызлык тудыру өчен! Кемнәрдә? Ата-аналарда! Сүз бит аларның балаларына прививка ясату хакында бара. Ә без ата-анасының рөхсәтеннән башка бер балага да прививка ясый алмыйбыз. Ә ата-аналар киреләнә. Сез балаларыгызны куркыныч астына куясыз. Сез – үз балаларыгызга дошман. Чөнки прививка ясатмаган балалар катламы барлыкка килү белән инфекция мотлак баш калкытачак”, - дип аңлата ул.

Шуның белән бергә Онищенко кешеләрне прививка ясатырга мәҗбүр итәргә дә кирәкми дип саный.

Әгәр дә сез вакцина ясатуны кирәк дип тапсагыз, моның өчен иң кулай чор – октябрь –ноябрь айлары.
Читайте нас: