Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
3 сентябрь 2019, 13:40

Кан басымы: ник күтәрелә?

Бүген күп кешеләр югары кан басымы авыруыннан интегә.

Бүген күп кешеләр югары кан басымы авыруыннан интегә. Аның кинәт нидән күтәрелеп китүе хакында уйлап та карамаган кешеләр бар. Ә бит организмыбызга игътибарлырак булсак, күп очракта, сәламәтлегебезгә куркыныч та янамас иде.
Түбәндә санап кителгән очракларда кан басымы гадәттәгедән югары күтәрелергә мөмкин:
*кофе, куе чәй эчкәндә яки шоколад ашаганда, тәмәке тартканда;
* табибка күренер алдыннан бик тә борчылганда, чират көтеп артык күңелсезләнеп торганда, ашыгып баскычтан күтәрелгәндә яки спорт белән шөгыльләнгәндә;
* дәваханәгә аяк басуга ук күп кеше эчке киеренкелек тоя. Белгечләр моны ”ак халат күрү сәбәпле туган чир билгесе” дип атый;
* шифалы төнәтмәләр эчкәндә (солодка, лимонник, женьшень һәм элеутерококк нигезендә эшләнгәннәре аеруча);
* Шулай ук хатын-кызларда күрем вакытында кан басымы күтәренке булуы мөмкин, бу һич тә авыру билгесе түгел.
Читайте нас: