Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
28 август 2019, 19:28

Сирәк очраучы авырулар белән чирләүчеләр өчен даруларга өстәмә 140 миллион сум бүленгән

Радий Хәбиров социаль өлкәгә бүленгән чыганакларны арттыручы Указга кул куйды.

Башкортстан республикасы Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров № УГ-272 санлы Указны имзалаган. Ул социаль өлкәгә бүленгән чыганакларны арттыра.

Указга ярашлы, сирәк очраучы авырулар белән чирләүчеләрне (миелоидлы лейкоз, икенчел үпкә гипертензиясе, идиопатик үпкә фиброзы, эчке органнар трансплантациясе кичергәннәр һ.б.) дару препаратлары белән тәэмин итү өчен финанслауны 140 миллион сумга арттыру күзаллана.

2019 елда дару препаратлары белән тәэмин итүгә республика бюджетыннан юнәлтелгән гомум чыганаклар күләме 2,3 миллиард сумнан артып китә.


Читайте нас: