Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
27 август 2019, 15:20

Госпитальгә яңа корылма кайтты

Сугыш ветераннарының Уфадагы республика клиник госпиталенә 10,1 миллион сумлык ультратавыш диагностика системасы алынган.

Сугыш ветераннарының Уфадагы республика клиник госпиталенә 10,1 миллион сумлык ультратавыш диагностика системасы алынган.
Яңа корылма пациентларга диагностика ясау сыйфатын яхшыртачак, шулай ук күбрәк кешеләрне тикшерергә мөмкинлек бирәчәк. Ультратавыш системасы бик күп чирләрне, шул исәптән яман шеш һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларын ачыклауга ярдәм итәчәк. Бу корылма “Буыннар хәтере” фонды акчаларына алынган.
Әйткәндәй, сугыш ветераннарының Уфадагы республика клиник госпитале – заманча дәвалау-диагностика комплексы. Биредә сугыш ветераннарына һәм аларга тиңләштерелгәннәргә бушлай медицина ярдәме күрсәтелә.
Читайте нас: