Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
23 август 2019, 03:02

Шәфкать туташлары лаеклы хезмәт хакы алмый

Хезмәт салучы санитар һәм шәфкать туташларының эшләре арта торса да, зарплаталары гына утырып еларлык.

Беркемгә дә сер түгел, дәваханәләрдә һәм поликлиникаларда хезмәт салучы санитар һәм шәфкать туташларының эшләре арта торса да, аларга лаеклы хезмәт хакы түләнми.
Владимир Путин Хөкүмәткә сәламәтлек саклау өлкәсендә беренчел звено хезмәтен модернизацияләү турында күрсәтмә бирде. Әлеге күрсәтмә буенча, үзгәрешләр 1 октябрьгә кадәр әзерләнергә тиеш. Ил җитәкчесе шулай ук 2020 елның 1 июленә кадәр төбәкләрдә беренчел звено хезмәтен модернизацияләү буенча төбәк программалары әзерләргә кушты. “Төбәк җитәкчеләре, медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакы төбәк икътисадындагы хезмәт хакыннан 200 процентка җитте дип белдерәләр. Әмма төбәкләрдә очрашулар вакытында гади хезмәткәрләр хәлләрнең алай ук яхшы булмавы хакында сөйлиләр. Беренчел звено медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакын һәм өстәмә хезмәтләр өчен түләүләрне яңадан карау әзерләнәчәк программалар эченә керергә тиеш”, - дип белдерде Владимир Путин Сәламәтлек саклау тармагына багышланган киңәшмәдә.
Читайте нас: