Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
23 август 2019, 14:19

Мобиль уен белән артык мавыккан

Кытайда мобиль уеннарга мөккибән киткән 9 яшьлек малайның күзләре зәгыйфьләнгән.

Кытайның Аньхай провинциясендәге Хэфэй каласында мобиль уеннарга мөккибән китүе сәбәпле 9 яшьлек малайның күзләре зәгыйфьләнгән. Малай җәйге каникуллар чорында экраннан тәүлеккә унар сәгать аерылмаган. Әтисен тыңламаган, аның борылуы белән кесә телефонына ябышкан. Ахыр чиктә малайны табибка алып барырга туры килгән. Табиблар баланың күзләре кылыйлануын раслаган. Әгәр малай ата-анасы һәм табибларның сүзенә колак салса, күзләре нормальләшүе мөмкин, тик табиблар моңа икеләнүләрен белдергән. Якын киләчәктә малайның күзенә операция кирәк булуы ихтимал, дигәннәр. Ни кызганыч, малай һаман булса зарарлы гадәтен ташларга теләми икән. Монда инде балага җитди психотерапевт ярдәме кирәк булуы аңлашыла.Былтыр Кытайның Хунань провинциясендәге Чаша шәһәрендә бер хатын атна буена кесә телефонын кулыннан төшермәгән. Нәтиҗәдә бармаклары бөгелми башлаган.Табиблар аңарда җитди чир тапкан.
Читайте нас: