Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
23 август 2019, 12:10

Авыру балаларга психотроп даруларны каян алырга?

РФ Хөкүмәте чит ил җитештерүчеләреннән авыру балалар өчен кирәк булган 10 мең кап психотроп дару алу турында карар чыгарган.

Мәскәү шәһәрендә эпилепсия өянәкләре белән интеккән 10 яшьлек авыру улына интернет челтәре аша фризиум дигән даруга заказ биргәннән соң Елена Боголюбованы психотроп дарулар белән контрабандада гаепләп кулга алганнар иде һәм аңа каршы җинаять эше ачылды. Бу хәлдән сон физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларның әниләре РФ Президенты Владимир Путинга дару сатып алганнары өчен җинаять эзәрлекләвенә дучар булуларына зарланып хат яздылар. Аналар балаларын дәвалар өчен кирәк булган даруларның тыелган исемлеккә кертелүенә зар елаганнар. Башка илләрдә ул даруларны уңышлы кулланып киләләр, Русиядә исә бу дарулар тыелган. Сатып алучыларны җинаять җаваплылыгы көтә.
Соңгы мәгълүматларга караганда, хатынга каршы ачылган җинаять эшен туктатканнар. Прокуратурада бу эшне “нигезсез” һәм “законсыз” дип атаганнар. Әмма моңардан гына проблема югалмый: меңләгән гаиләләр балаларына кирәкле даруны сатып ала алмый газаплана.
РФ Хөкүмәте шушы көннәрдә чит ил җитештерүчеләренә авыру балалар өчен кирәк булган 10 мең кап психотроп дару алу турында карар чыгарган. Мәскәү эндокрин заводы дүрт төрле психотроп даруга – диазепам, фенобарбитал, медозалам, клобазамга (ул фризиум буларак та билгеле) заказ биргән. Алар Русиядә җитештерелмиләр һәм теркәлмәгәннәр. Чит илдә җитештерелгән даруларны илгә кертер өчен “Дарулар әйләнеше турындагы” законга төзәтмәләр керткәннәр. Төзәтмәләргә ярашлы, наркотик һәм психотроп матдәләр РФ хөкүмәте билгеләгән квота – бу даруга күпме кеше мохтаҗ булуына карап сатып алыначак. Аларны Мәскәү эндокрин заводы кайтартачак.
Читайте нас: