Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
22 август 2019, 14:11

Грипп сентябрьдә үк башланачак, ди

Роспотребнадзорның төбәк ведомствосында гриппка каршы прививка кампаниясе башланды дип хәбәр итәләр.

Роспотребнадзорның төбәк ведомствосында гриппка каршы прививка кампаниясе башланды дип хәбәр итәләр. Гадәттә чирләүчеләрнең иң югары ноктасы декабрь-февраль айларына туры килә, әмма кискен респиратор йогышлы авырулар һәм грипп белән безнең төбәктә сентябрьдә үк башлана.
Роспотребнадзор белгечләре мәгълүматлары буенча, ел саен 600 меңнән алып 1 миллионга кадәр авыру очраклары теркәлә. Бюллетеньнәрнең 50% ОРВИ һәм грипп белән авыручыларга туры килә.
2019 елның февраль-март айларындагы соңгы эпидемиядән республика икътисады якынча 500 миллион сумнан артык зыян күргән.
Читайте нас: