Россельхознадзор хезмәткәрләре Санкт-Петербургта Вьетнамнан кертелгән ике зур партиядә куркыныч бөҗәк — чебен-горбатка тапкан. Бу хакта Россельхознадзор сайтында 19 августта хәбәр басылып чыккан.
Бөҗәкләрне продукция тышлыгында да, контейнерларның эчендә дә тапканнар. Җентекле караудан соң дөгедә дә чебеннәр булуы күренгән. Нәтиҗәдә 440 тонна дөге ашауга яраксыз гына түгел, хәтта куркыныч тудыра торган булып чыккан.
Үтә агулы горбатка чебене ЕЭС территориясендә юк. Ул карантин кертелә торган бик куркыныч зыянлы бөҗәк булып тора. Бөҗәк кеше өчен куркыныч булган авыруларны таратучылардан санала.