Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
19 август 2019, 16:15

Уфа хирурглары өзелгән кулга “җан керттеләр”

Уфаның 21нче санлы дәваханәсе хирурглары авыл җирендә яшәүче иркәйнең өзелеп чыга язган кулын, уңышлы операция ясап, ялгадылар.

Уфаның 21нче санлы дәваханәсе хирурглары авыл җирендә яшәүче иркәйнең өзелеп чыга язган кулын, уңышлы операция ясап, ялгадылар. Җәрәхәтләнгән кул “җанлана” башлаган инде.

Иркәйнең кулы эш урынында имгәнгән – станок кулны өзеп чыгара язып, мускулларны һәм сөякләрне зыянлаткан. Кулны коткаруга өмет бик аз булса да, табиблар ашыгыч рәвештә эшкә тотыналар һәм хәле авыр пациентны операция өстәленә салалар...

Операцияне башкаруда табиб-травматологлар, кан тамырлары хирурглары, аларның ассистентлары катнаша. Нәтиҗәдә, уртак тырышлык белән чәрдәкләнгән сөякләрне җыялар, нерв җепселләрен ялгыйлар, тирене тегәләр.

Әлеге вакытта имгәнгән кул әкренләп кенә хәрәкәтләнә, сизгерлеге кайта башлаган. Вакыт үтү белән иркәй дәваханәдән чыгып, яңадан эшенә, яраткан гаиләсенә – алты баласы янына кайта алачак. Ә табибларга зур афарин!
Читайте нас: