Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
14 август 2019, 13:02

Катарактаны җиңеп була!

Катаракта җыерчыклар барлыкка килү яки чәчкә чал керү кебек үк организмның картаю билгесе санала, әмма чал чәчнең зыяны булмаса, катаракта аркасында бөтенләй сукыр калу ихтималы да бар.

Белгечләр катарактаны икенче төрле күз ясмыгының (хрусталик) тоныклануы дип атый. Күз ясмыгы – күз эчендәге ике ягы кабарынкы сыгылмалы линза. Анда кан тамырлары да, нервлар да юк, шуңа күрә катарактаны күз кызару, яшь агу яки ялкынсыну кебек билгеләрдән генә аерып булмый. Күз ясмыгы күз эчендәге сыеклык белән «туклана». Кешенең яше барган саен, күз ясмыгында да үзгәрешләр күзәтелә. Ул тыгызлана, тоныклана, яктылыкны үткәрә алмый башлый. Бу катаракта була да инде.
Катарактаның иң ачык билгесе – күз күреме начараю. Караңгы фонда якты әйбергә караганда, ул әйбер берничә булып күренергә мөмкин. Мисал өчен, катаракталы булган кеше караңгы күк йөзендә берьюлы өч ай күрә.
Катаракта яшькә генә түгел, нәселдәнлеккә дә бәйле була ала. Әйтик, йөклелек вакытында ана вируслы инфекция, кызамык, әспе (краснуха) кичергән булса, балада катаракта күзәтелергә мөмкин. Күз җәрәхәте, начар шартларда эшләү һәм шикәр диабеты да катаракта китереп чыгара ала.
Ни кызганыч, катарактаны дәвалый торган дару уйлап табылмаган әле. Аны булдырмауның профилактик чарасы да юк. Димәк, авыруны җиңү өчен хирург пычагы астына яту кала. Бу очракта авыру күз ясмыгын ясалма линзага алыштыралар. Тик бүген медицинада факоэмульсификация алымы танылып килә. Аның ярдәмендә төрле дәрәҗәдәге катаракта белән көрәшергә була. Күз ясмыгында 3-5 мм лы кечкенә кисем ясала, шул тишектән тоныкланган күз ясмыгы суыртып алына һәм аның урынына линза кертелә. Операциядән соң бернинди җөй дә салынмый, күз үзе төзәлә. Әлеге алым куркынычсыз булуы, авырттырмавы белән игътибарга лаек.
Читайте нас: